- от-
- = ото-; = отъ-префикс1) "берәр эшне тәмамлау, төгәлләү, хәрәкәтне ахырга китереп җиткерү, туктату" дигән мәгънәне белдереп, татарчага "бетерү" дигән ярдәмче фигыль аша тәрҗемә ителә
отдежурить — дежурить итеп бетерү
отработать — эшләп бетерү
2) "ерагаю, ераклашу, читләшү, читкә китү" мәгънәләрен белдереп, "китү" дигән ярдәмче фигыль аша тәрҗемә ителәотлететь — очып китү
отбежать в сторону — читкә йөгереп китү
отплыть от берега — яр буеннан йөзеп китү
3) "бер бөтеннән аерым кисәген яки икенче берәр әйберне аеру" мәгънәсен аңлатып, "алу" дигән ярдәмче фигыль аша тәрҗемә ителәотрезать кусок хлеба — бер телем икмәк кисеп алу
отклеить марку — марканы куптарып алу
4) фигыльдә "-ся" суффиксы булса һәм ул "берәр нәрсәдән баш тарту" мәгънәсен аңлатса, "котылу", "сылтау табу" сүзләре ярдәмендә тәрҗемә ителәотписаться — язып котылу
отговориться — сылтаулар табып баш тарту
Русско-татарский словарь. Ф.А. Ганиев. 1997.